Башкортстанның Салават районында өйдән чыгып киткән алты яшьлек Ренель Ганиевны эзләү дәвам итә.
"Бала табылмады. Эзләүләр дәвам итә. Малай турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган, аны күргән барлык кешеләрдән 8-800-700-52-54 телефонына шалтыратуыны сорыйбыз.", - дип хәбәр итә «Лиза Алерт Башкортстан» эзтабарлар төркеме.
Малайның буе 110 см, ябык гәүдәле, саргылт чәчле, зәңгәр күзле.
Өстенә зәңгәр кофта, куе-зәңгәр шорты кигән, аягында аксыл төстәге сандали. Бала сөйләшми.
Икенче тәүлек буена Русиянең Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Лиза Алерт Башкортстан» эзләү-коткару отряды вәкилләре баланы эзли.