Тәтешле хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июнь 2020, 23:40
Халыкара рейсларны 15 июльдән тергезергә уйлыйлар
Баштагы чорда 15 илгә рейслар ачу планлаштырыла.
Бизнес авиациясе барлык илләргә диярлек оча алачак. Интерфакс белдерүенчә, иң элек Евразия һәм БДБ илләре белән һава элемтәсе ачылачак. Бу мәсьәлә 6 июньдә Федераль һава транспорты агентлыгы утырышында каралган. Аны үткәрү Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин инициативасы белән башкарылды. Очрашуда эре авиакомпания вәкилләре катнашты. Федераль һава транспорты агентлыгы үз тәкъдимнәрен Роспотребнадзорга җибәрергә уйлый. Росавиация хезмәте элемтә тергезеләчәк илләр исемлеген Роспотребнадзор белән бергә билгеләячәк.
Интерфакс чыганагы әйтүенчә, берничә төп оператор рейсны дәвам итә ала. Төп шартлар - "авыручылар саны кимүдә уңай динамика" һәм борттагы "катгый санитар кагыйдәләрне" үтәү.
Федераль һава транспорты агентлыгы 27 мартта коронавирус пандемиясе аркасында башка илләр белән регуляр һәм чартер элемтәләрен япкан иде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Halikara-reyslarni-15-iyuld-n-tergezerg-uyliylar-308236/
Фото: kommersant.ru
Читайте нас: