Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга ярты литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Икенче тапкыр сипкәндә 10 литр суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод алына. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак. Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Моның өчен: бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә кирәк.