Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июнь 2020, 11:15

“Бик курыктык” – Сабадагы “торнадоны” ВИДЕОга төшереп өлгергәннәр

Кичә Татарстанның Саба районында әллә смерч, әллә тайфун, әллә торнадо кебек өермә күзәткәннәр. Кап-кара болыттан бөтерелеп бер “багана” төшкән, әмма җиргә кадәр җитмәгән. “Матбугат.ру” шушы хәлдән эксклюзив фото һәм видео тәкъдим итә. Сабаның үзендә шушы хәлне телефонга төшергән Эльмира исемле танышыбыз әйтүенчә, бу күренеш 5-10 минут дәвам иткән. Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29424

“Курыктыгызмы?” – дип сорады Эльмирадан “Матбугат.ру” хәбәрчесе. “Моның нинди хәлләргә китерә алуын белдек, шуңа күрә курыктык. Безгә килмәсен иде дип теләдек”, - диде Эльмира. Бу фото һәм видеоны төшергәндә бераз яңгыр яуган, боз яумаган, җиле дә булмаган. Әмма шушы кара болытлар гел бер урында торганнар. Аллага шөкер, бу “тайфунның” зыяны булмаган. Безгә сокланырга фото һәм видеолар гына бүләк иткән бу өермә.
Читайте нас: