Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июнь 2020, 17:35

Агачлар да тәрбия сорый

Бу чорда җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары киләсе елга чәчәк бөреләре формалаштыра башлый. Быелгы елда ук уңыш бирә торган агачларга ярдәм итәргә кирәк.

Аларга тәү чиратта азот һәм кояш кирәк. Азот җитмәгәндә агачлар һәм куакларның яфраклары аксыл яшел төскә керә, саргая башлый. Бу очракта аларны 0,5 процентлы мочевина эремәсе (10 л суга 50 г) сиптереп, тамырдан тыш тукландырырга була. Ике атнадан фосфор һәм калийлы ашлама кертергә кирәк. 10 л суга 1 аш кашыгы калий һәм 2 аш кашыгы суперфосфат кушып сиптерергә була. Тамырдан тыш тукландыру җимешләре өлгерергә 20-30 көн кала эшләнергә тиеш. Шуңа иртә өлгерә торган агачларны тамырдан тукландырырга туры килә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: