Балтачлылар әйтүенчә, элек басулар күпләп чәчелгән вакытта җирләргә ашлама мул кертелгән. Хәзер инде биредә чәчелмәгән урыннар күп. Аның каравы, күп җирләрдә урманнар барлыкка килде. Тынычлык, дымлы урын яратучы бу җан ияләренә биредә яшәү ошый, ахры. Аларны ихаталарда, машиналар йөреп торган зур юлларда да очратырга була. - Былтыр җәй айларында ихатада гына да18 елан кабыгы таптым. Алар кыяр үскән түтәлдә, җиләк яфрагы астында да еш очрый. Кайбер чакта хәтта ихатадагы тротуарга кояшта җылыныр өчен чыгып ята, - ди Көнтүгеш авылында яшәүче Рәфизә Гәрәева. Урман янәшәсендә урнашкан бу авыл халкы төрле кыргый җәнлекләр күреп өйрәнгән инде. Шулай да мондый "күршеләр"не очраткан саен эсселе-суыклы булып китәсең.