Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июнь 2020, 13:00

“Кешеләр аның чынында нинди икәнлеген бөтенләй белми”

“Кешеләр аның чынында нинди икәнлеген бөтенләй белми”

Артист Марат Бәшәровның кызы Амели аның элекке хатыннарына видеоязма юллаган. Бу хәбәрне күргәч, актер өчен сөенеп куйдым. Бигрәк бетереп ташладылар бит Маратбызны. Үзебезнең егет, кызганыч...
Күптән түгел Марат Бәшәровның элекке хатыны Елизавета актер белән ничек авыр яшәгәнлеге хакында зарланды. Артистның элекке хатыннары Маратны гел сугыш чукмары итеп тасвирлап, данын бөтен илгә саттылар. Чынбарлыкта ничек булгандыр.
Шул җитә калды, Интернет челтәрендә җанатарлары артистны тәнкыйть утына тотты. Аңа каршы берләшүчеләр бик күп тә булып китте. Алар Маратны Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исеме һәм РФнең Дәүләт премиясеннән яздыру турында сүз күтәреп, имзалар җыйды.
Барысы хыянәт иткән очракта та, әти-әнине балалары яклап чыгучан. Маратның да 15 яшьлек кызы Амели, әтисен яклап, аның элекке хатыннарына видеоязма салып җибәргән. Амели актерның Елизавета Круцко белән гражданлык никахында туган кызы.
«Әтием — искиткеч кеше, искиткеч актер һәм искиткеч әти, дип әйтергә телим. Мин аны бик нык яратам. Кешеләр аның чынында нинди икәнлеген бөтенләй белми. Әтием сезгә, элекке хатыннарына, күп изге эшләр эшләде. Ә хәзер сез аны тәнкыйтьлисез, аның турында төрле ямьсез имеш-мимешләр сөйлисез, аңа пычрак атасыз. Ни өчен болар барысы да кирәк? Бәхетле булыгыз, үз тормышыгыз белән яшәгез», — дигән ул анда.
Кызның мөрәҗәгате НТВ каналында узган “Йолдызлар табышты” тапшыруында күрсәтелде.
Читайте нас: