Тәтешле хәбәрләре
-6 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь 2020, 11:45
Менә-менә сугыш башланыр сыман...
Көн туса, кискен хәбәрләр борчуга сала — әнә Израиль һаман тынычлана алмый, ул Палестина мәсьәләсен чишмичә туктамаячагы турында белдерә.
Израиль нигездә палестинлылар яшәгән территорияне — Иорданның Көнбатыш ярын тартып алмакчы. Мәгълүм булуынча, БМО аны Израиль басып алган җир дип таный. Шулай итеп, Тель-Авив АКШның “гасыр килешүен”— Палестина-Израиль конфликтын көйләү планын тормышка ашырырга җыенган. Палестина автономиясенең Вашингтон тәкъдимен кире кагуына карамастан, Израиль армиясе бар көченә сугышка әзерләнә. Болай да катлаулы булган вакыйгаларны бәхәсле территориянең тарихи яктан Иорданиянеке булуы тагын катлауландыра һәм Иордания корольлеге ул җирләр турында онытырга да җыенмый. Бу бәхәстә яһүтләрне Кушма Штатлар яклый, ә Иордания ягында Палестина террорчылары һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы бердәм фронт булып чыгыш ясый. Король Абдалла II сөйләшүләр хакында ишетергә дә теләми: ул Израиль агрессиясенә җавап бирәчәге һәм кораллы конфликтка әзерләнүе турында белдерде.
Израиль июльдә үк сүздән эшкә күчәчәген белдерде. “Иорданның Көнбатыш яры һәм Иордан үзәне гомер бакый яһүт халкы яшәгән һәм үсешкән урын. Ул җирләргә Израиль суверенитетын бирергә һәм сионизм тарихына тагын бер данлыклы битне язарга вакыт җитте”,—дип белдерде Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяхку. Бүген шунысы ачык — Израиль премьер-министры да, Иордания короле дә бу изге җирне бирергә җыенмый.
Мөнәсәбәтләр тимер кебек кызган, менә-менә канкоеш башланыр сыман. Билгеле ки, бу ике ил 30 ел инде бер-берсенә каршы тора. Бу вакыт эчендә дистә меңнәрчә гарәп һәм яһүт һәлак булды. Конфликтка Палестина, Мисыр, Сүрия һ.б. илләр дә кушылды. Абдалла II белән Нетаньяху әледән үк килешә алмаса, төбәкне чираттагы озакка сузылган конфликт көтә. Бу юлы исә корбаннар күбрәк булачак.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Men-men-sugish-bashlanir-siman-313827/
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде