Ни өчен соңгы елларда кызларыбыз икенче хатын булып яшәргә ризалык бирә? Берәүләр өчен әлеге тема көлке булса, икенчеләр бу хәлгә җитди карый. Әмма күпме генә яшерергә тырышсак та, бездә дә берничә хатын белән яшәүче ирләр бар. Әйе, мөселман ирләре өчен дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый, әмма безнең илдә закон белән бу теркәлмәгән. Узган елның сентябрендә Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов Русиядә күпхатынлылыкны законлаштыру кирәклеге башлангычы белән чыкты. Аның фикеренчә, илдә хатын-кызлар саны ир-егетләргә караганда күбрәк, бу һәр гүзәл затка ир белән яшәү мөмкинлеге бирәчәк. “Бу хәлне мотлак рәвештә законлаштырырга кирәк. Бик күп диннәр, шул исәптән Ислам да, моңа каршы килми. Әгәр дә мондый гаиләләр төзелсә, һәр хатын-кызның хокуклары каралыр иде”, — ди ул. Шул ук вакытта мөфти ассызыклавынча, мондый башлангыч күпләрне “гөнаһ кылу”дан саклап калыр иде. Сер түгел, бик күп мөселман илләрендә, шул исәптән Русиянең кайбер төбәкләрендә дә, мондый гаиләләр кору — гадәти күренеш. Үзебезнең дин әһелләре арасында да мондый хәлләр турында ишетелеп тора. Чыннан да, дин ягыннан мөмкин булган күпхатынлылык җәмгыятьтә ничек кабул ителә соң? Мигрантлар бездәге кануннарны үзгәртә Статистика мәгълүматлары буенча, ел саен республикага 5-6 мең кеше чит төбәкләрдән эш эзләп килә. Алар арасында таҗиклар, үзбәкләр һәм башка мөселман кешеләре аеруча күп. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк: күчеп килүчеләрнең күбесе – ир-егетләр. Мигрантлар сөйләвенчә, алар яшә-гән төбәкләрдә эш табу авыр. Эшләгән өчен дә аз түләнә. Шул ук вакытта, аларда гаилә тө-шенчәсе бездә-гедән дә көчле. Яшь ир өйләнгән икән, ул хатынын, балаларын тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Анда эшләүче хатын-кызлар да бик аз. Моннан тыш, алар әти-әниләренә дә бик игътибарлы. Аларның иминлеген тәэмин итү дә яшь гаилә башлыгы иңәренә салынган. Шул рәвешле, алар төзелештә, сәүдә итүдә һәм безнекеләр өчен “авыр” саналган башка өлкәләрдә хезмәт сала. Чыннан да, иртәдән кичкә кадәр тир түккән бу халык безнең арада иркенләп яши хәзер. Аларның айлар, еллар буе гаиләләрен күрмичә, хатыннары белән аралашмыйча яшәргә мәҗбүр булуларын да аңлый-быз кебек. “Аның белән генә мин бәхетле” Күршебезнең ванна бүлмә-сенә ремонт ясаганда Үзбәкстаннан килгән Нигъмәт белән без дә таныштык. Яңа күршеләребез яңа фатирга күчкәнче тулысынча ремонт эшләргә уйлады, шуңа да сирәк кенә килеп күренә иде әле ул вакытта хуҗалар. Аның каравы, безнең белән бик ихлас елмаеп исәнләшә иде бу ирләр. Без бит шулай гадәтләнгән, һәркем белән дустанә мөнәсәбәт булдырырга тырышабыз. Инде ремонт тәмамланды дигәндә арада берсе, соңгы көнне берүзе генә килеп, ниндидер эшләрне төгәлләде. Ишекне ачсам, янәшәсендә сары чәчле кыз басып тора. Мине күрү белән Нигъмәт елмаеп исәнләште һәм бәйрәм белән котлады. Гает бәйрәме иде булса кирәк, чөнки өйдә пешерелгән коймак исе тышка ук таралган иде. Алар ирем белән сөйләшеп калды, ә мин яшь кызны үзебезгә чакырдым. Дөресен генә әйткәндә, кызгандым мин аны, чөнки иртән үк килгәннәр иде, ә вакыт инде төшкә якынлаша, ә аларның чәй эчәргә дә туктамаганнарын аңлап торам. Чәй артында кызның кем булуы, кайда яшәве һәм башкалар турында сораша башладым. Уфаның Нижегородка бистәсендә яшәүче урыс кызы Ольга булды ул. Үзен Нигъмәтнең хатыны итеп таныштырды. Сүз артыннан сүз китеп, Ольга иренең Үзбәкстанда да хатыны һәм кызы белән улы барлыгын әйтте. Шул ук вакытта хатын үзен аның белән бик бәхетле булуын ассызыклады. – Ул гаиләсенә кайтып китсә, берүзең каласыңмы? – дип сорыйм. – Без әнием белән иске шәхси йортта яшибез. Мин кибеттә сатам. Хезмәт хакым түбән. Әлбәттә, әнием тәүдә каршы иде. Ләкин без Нигъмәт белән белән бергә аерым фатирга түләп яши башлагач, әнигә дә бераз ярдәм итә ала башладым. Мин аның янында үземне чын хатын-кыз итеп хис итәм. Ул — минем яклаучым да, саклаучым да. Елына бер тапкыр туган ягына кайтып килә. Андагы хатыны да минем барлыкны белә. Белүемчә, хатыны берүзе ике баланы тәэмин итә алмый, шуңа, бәлки, түзәдер, — диде ул. Шаккатарлык хәл. Һәм иң мөһиме — бүген бездә мондый гаиләләр аз түгел. Гомумән, эш-кә дип килгән бу ирләрнең кайсы гына ялгыз яши икән?.. Аларның шулай тормышка яраклашуын аңларга да була сыман. Чыннан да, еллар буена гаиләсен күрмичә, җылы аш ашамыйча яшәве ир-егетләргә кыендыр. Ә безнең кызлар нишләп шушы юлга бара соң? Менә бу сорауга җавап табу авыр. Юкса, аларның алтын-көмешкә төрер байлыклары да юк бит... Күпхатынлылык ир-егетләрдә җаваплылык хисен арттырамы? Шуны да әйтергә кирәк: күпхатынлылыкны безнең республикага чит ил кешеләре алып керә дигән сүз дөрес түгел. Сугыштан соңгы елларда мондый хәлләр еш кабатланган. Ул елларда сугыштан гарип булып кайткан егетләрнең менә дигән кызга өйләнүе дә, яп-яшь егетләрнең өлкән яшьтәге хатыннарга йортка керүе дә гадәти күренеш булган. Кызлар инде, билгеле, кемгә булса да кияүгә чыгарга тырышкан, ә әтисен югалткан, үсмерлектән яңа чыккан малайлар әниләренә авырлык китермәс өчен хәллерәк хатыннар белән яшәгән. Әле без бәләкәй чакта да авылда “аларның әтиләре бер, әни-ләре төрле”, “теге картның бу хатыны, икенче хатыны” дигән сүзләр ишетелгәли иде. Узган гасырның 70-80нче елларында инде мондый күре-неш бөтенләй диярлек юкка чыга. Илдә гаилә институты ныклап үсешә башлаган чорда, билгеле, гаиләләр, башлыча, бер-берсенә бик охшаш була. Ул елларда башка өлкәләрдән килеп яшәүчеләр дә юк дәрәҗәсендә, халыкның дини белеме дә сай була. Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов мондый башлангыч белән чыкканчы ук Русия Мөф-тиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин дә илнең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә күпхатынлылыкны законлаштыру кирәклеген әйткән иде. Аның белдерүенчә, “40 сөяркә белән яшәгәнче күпхатынлылыкны легальләштерү күпкә отышлы”. Ул әйтүенчә, бу ысул ирләрдә җенси мөнәсәбәткә кергән хатыннар һәм никахсыз туган балалар алдында җаваплылык тою хисен уятыр иде. Әлеге башлангыч та җәмәгатьчелектә зур бәхәс тудырды. Безнең илдә һәркемне тигез күргән Гаилә кодексы бар. Анда гаиләдә ир белән хатын-ның роле ачык язылган. Әмма безнең илдә төрле халыклар, төрле конфессия вәкилләре яши. Билгеле, аларның һәркай-сының үз гореф-гадәтләре бар, кайберләре закон белән ныгытылмаган булса да, аерым халыклар аны төгәл үти. Әгәр дә күпхатынлылыкны законлаштыралар икән, шунда ук аны кемнәр үтәргә тиешлеге дә ачык күрсәтелергә тиеш. Шул ук вакытта, бу закон илдә яшәүчеләрнең һәркайсы өчен дә тигез булмагач, аның дөрес итеп үтәлүе дә шикле. – Чыннан да, мөселман ир-егетләренә дүрт хатынга кадәр өйләнергә ярый. Әйе, бүген илдә бер хатыны белән ЗАГСка кереп, икенчесе белән никах укытып яшәүчеләр дә бар. Әмма никах белән яшәгән хатыннар, андагы балалар бернинди яклауга да дәгъва итә алмый. Ягъни ире аңа өй алып биргән хәлдә дә бу аның беренче ЗАГСтагы хатыны белән уртак табылган милке булып исәпләнергә мөмкин. Нәтиҗәдә, мондый гаиләгә риза булган хатыннарга ирләренең кешелекле булуына гына ышанырга кала. Шул ук вакытта, бүген яшьләр, киресенчә, “гражданский брак” белән яшәүне өстен күрә. Ягъни егетләрнең күбесе бер хатын өчен дә җаваплылыкны үз өстенә алырга риза түгел, — ди Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыяте үсеше һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе урынбасары Ирина Киркора. Чыннан да, күпмилләтле төбәктә мондый гаиләләрне “законлаштыру” зур шау-шу тудырачак. Әлеге башлангычка нигезләнеп, бездә яшәүче православие динендәге ир-егетләр дә берничә хатын белән яшәргә мөмкин булырга тиеш була бит. Безнең мөселман хатыннары басынкылыгы аркасында мондый хәлгә риза булган хәлдә дә, аларның хатыннарын әлеге “роль”дә күрү мөмкин түгел кебек... Бу җәһәттән бездә болай да киң таралган гаиләдә хатын-кызны җәберләү кебек күре-нешләр артыр кебек. Балаларыбыз нинди гаилә корыр? Югарыда язылганнар дин әһелләренә гаеп ташлау түгел. Илебезнең иминлеге, аның киләчәге өчен һәрберебез җаваплы. Чыннан да, демографияне үстерүдә мондый юл, бәлки, уңышлы да булыр иде. Шул ук вакытта илдә әтисез сабыйлар саны да кыскарыр иде. Ләкин бу башлангычны безнең төбәкләрдә гамәлгә кертү өчен озак вакыт кирәк булыр кебек. Мөселман илләренә таянып кына бездә урнашкан “гаилә” төшенчәсен үзгәртеп булмый. Ул илләрдә ир бала дөньяга килгәч тә аны кызлардан аермалы итеп тәрбиялиләр. Кечкенәдән аның тирә-юньдәге хатын-кызлар өчен җаваплы булуын аңлаталар. Кызлар да бездәгедән күпкә аермалы. Алар анда иренә каршы килмәскә, ир-егетләр белән чамадан тыш аралашмаска, өй эшен генә башкарырга гадәтләнгән. Ә бездәге хатын-кызлар дөнья йөген ир-егетләр белән бертигез тартырга өйрәнгән инде. Әнисенең иртәдән кичкә кадәр эштә булуын күреп үскән малайның, өйләнгәч, хатынын өйдә генә тотуы шикле. Хәзерге егетләр бер хатынны да тәэмин итәргә ашыкмый, ә кызлар, киресенчә, бәйсезлеккә омтыла. Бәлки, чыннан да, безнең кызларыбызның чит ил ирләренең икенче хатыны булып яшәргә дә риза булуы шуларга бәйледер? Боларын инде ничек тә аңларга тырышып була кебек. Шушы гаиләләрдә балалар туа. Аларның әниләре күпхатынлылык законлаштырылмаган илдә икенче хатын булып яши, ә әтиләре алар беркайчан да күрмәгән әллә кайдагы балаларны тәэмин итәргә бурычлы... Менә алар, үскәч, нинди гаилә корыр? Гомумән, уйланырга урын бар... Гөлия Гәрәева.