Һиндстандтагы Лонар күле моннан 50 мең ел элек җиргә метеорит төшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Бу күл Аурангабад шәһәреннән 150 километр ераклыкта урнашкан. Аның диаметры — 1,8 мең метр, ә тирәнлеге — 132 метр. Бу бик популяр туристик урын.
Шушы көннәрдә әлеге күл белән гаҗәп хәл булган, ул алсу төскә кергән. Экспертлар билгеләвенчә, күл төсен беренче тапкыр гына үзгәртми, әмма ул беркайчан да бу кадәр кискен булмаган. Алар әлеге хәлне эссе һава аркасында күлдә су кимү һәм тозларның артуы белән бәйли.
Мондый шартларда су үсемлекләре актив үрчи һәм югары температурада алар кызыл төскә керә икән.
Фото: 24tv.ua