Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июнь 2020, 23:20

“Иң кече кызыма өч яшь, ә өлкәне пенсия яшенә җитте...”

72 яшьлек Ренат Ибраһимов үзенең сигезенче баласын һәм яшь хатынын күрсәтте.

Җырчы Ренат Ибраһимов үз вакытында кызларны моңлы тавышы белән үзенә гашыйк итә. Сигез ел элек җырчының үзеннән 40 яшькә яшьрәк кызга өченче тапкыр өйләнүе гаҗәп тә түгел. Моннан тыш, артист күпбалалы әти дә әле. Элекке ике хатынында аның өч баласы бар. Яңа кәләше Светлана Миннеханова аңа тагын биш бала бүләк итте.
Шушы көннәрдә артист "Привет, Андрей!” тапшыруында катнашты. Анда ул кече кызының да өйдә тууы белән мактанды. Гаиләләре зур булуга карамастан, аның сөекле хатыны чит кешеләр ярдәменнән башка барысына да өлгерүе турында да сөйләде.
“Хәзер минем сигез балам бар. Иң кече кызыма өч яшь, ә өлкәне тиздән пенсионер була инде. Балаларның барысы да өйдә туды. Мин хатыныма булышам, хатынымның әти-әнисе дә ярдәм итә. Бернинди нянялар кирәкми! Бу - зур бәхет”, — дип сөйләде җырчы.

Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/I-keche-kizima-ch-yash---lk-ne-pensiya-yashen--itte-320271/
Фото: 123ru.net
Читайте нас: