Республикада ир белән хатын, бакча йортындагы янгынны үзаллы рәвештә сүндерергә омтылып, җитди пешүләр алган. Ут шулай ук янәшә куелган "Volkswagen Tiguan" автомобиленә күчкән. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр Уфаның пешү үзәгенә китерелгән. Билгеле булганча, ир-ат реанимациядә ята.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Уфа районының "Липка" ширкәтендәге бакча йорты һәм җиңел машина яну турындагы мәгълүмат Кризис хәлләрендә идарә үзәгенә иртәнге 5 сәгать тирәсендә килгән. Урынга МЧС һәм башка ашыгыч хезмәтләр чыккан. 5 сәгать 38 минутта янгын сүндерелгән.
Зыян күрүчеләр сүзләренчә, янгын учагы өйдә булган, аннары ут автомобильгә күчкән. Өйне ут ялмагач, хуҗалар тәрәзәдән вакытында чыга алган, аннары кыйммәтле машиналарын коткарырга ташланганнар...
Янгын сәбәпләре һәм килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана.