Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 июнь 2020, 14:50

Агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты арта

Башкортстанның агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 10 июньгә 70 миллион доллар тәшкил итте. Бу узган елгы дәрәҗәдән ике тапкыр диярлек күбрәк, дип хәбәр итә төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайты.#национальныепроекты#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

“Ел башыннан республика агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 70 миллион АКШ доллары тәшкил итте. 10 июньгә беренчел мәгълүматларны Русиянең Федераль таможня хезмәте тәкъдим итте. Узган ел бу датага күрсәткеч 36 миллион доллар тәшкил иткән”, - диелә хәбәрдә.

Гыйнвардан майга кадәр республика 25,8 миллион долларлык 36,9 мең тонна көнбагыш маен экспортлады - бу узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк. Продукция алучы төп илләр - Кытай һәм Төркия. 2020 елның беренче биш аенда шикәр экспорты 12,6 миллион доллар тәшкил иткән. Нигездә, товар Казахстан һәм Үзбәкстанга озатылды. Башкортстан агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау структурасында саллы өлешне шулай ук майлы культуралар һәм арпа орлыгы алып тора, дип билгеләп үтелә.

Русиядә энергия булмаган экспорт күләмен арттыру “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының төп бурычларының берсе булып тора.


Фото: ТАСС.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Agros-n-gat-kompleksi-produktsiyase-eksporti-arta-323367/
Читайте нас: