Химик ашламалар кулланырга теләмәсәгез, чүп үләннәреннән төнәтмә әзерләгез. Рецептлар берничә. Бакчачы фикеренчә, профилактик чараларны чиратлаштырып куллану күпкә отышлы булачак.
Беренче рецепт. Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 грамм хуҗалык сабыны һәм 1 литр сөт өстәргә кирәк. Төнәтмәне яхшылап болгаткач, шунда ук махсус сиптергечтән кыяр өстенә бөркибез. Әлеге ысул белән кыярларны ун көн дәвамында тукландырырга була.
Икенче рецепт. Чиләкнең өчтән ике өлешенә кара ипи кисәкләре салып, өстенә кайнар су агызабыз һәм өстен каплыйбыз. Катнашманы җылы урынга куеп, бер көн тотабыз. Төнәтмәгә бераз су һәм йод та кушарга кирәк. Бакчачы киңәш итүенчә, әлеге төнәтмә белән кыярларны атнага бер тапкыр сугарырга кирәк. Тик шуны истә тоту мөһим: катнашманы кыярларның төбенә яртышар литр гына сибәбез.
Өченче рецепт. Калий җитмәгән очракта кыярның яфрагы гөмбәз формасына керә һәм кырыйдан әкренләп көя башлый. Моны булдырмас өчен Хәнәфи Гарафиев суган кабыгыннан төнәтмә әзерләргә киңәш итә. Моның өчен суга 500 гр суган кабыгы салабыз һәм бер тәүлек төнәтәбез. Соңыннан катнашманы кайнатып чыгарырга кирәк булачак. Суынгач 1:10 нисбәтендә су кушып сибегез.
Дүртенче рецепт. Мул уңыш алу өчен аскорбин кислотасы да ярдәмгә килә. Төнәтмә әзерләү өчен 5 литр кайнар суга 1 төймә аскорбин кислотасы салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм суынгач кыярларны тукландырырга мөмкин.
Бишенче рецепт. Кычытканнан ясалган төнәтмә дә уңышны арттырырга мөмкин. Аның өчен 1 кг кычытканны вакларга һәм 3 л суда 1 тәүлек төнәтергә кирәк булачак. Соңыннан катнашманы сөзеп, кыярга бөркибез. Һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гарәфиев әйтүенчә, файдалы микроэлементлар җитмәгән очракта кыярның яфрагы хәбәр бирә. Бары тик үзгәрешләргә игътибар итәргә һәм үсемлекне вакытында тукландырырга киңәш итә ул. Тик тукландыру артып китсә, үсеш туктала, кыяр уңышы сизелерлек кими икән.