“Төнлә абзардан килгән тавышка чыксам, ниндидер 4 аяклы җәнлек тавыкларны як-якка тарата иде. 4 кош-кортның исәбе чыкмады”, – дип сөйли Чишмәдә яшәүче Земфира Шафикова.
Чишмә ветеринария станциясе начальнигы Илшат Гәрәев сүзләренчә, ул тирәгә инде аучылар юлланган, алар җәнлекнең оясын эзлиячәк.
“Әнисе үзеннән аерып, куып җибәргән төлке баласыдыр ул. Үзләре яшәячәк урынны эзләп алар бер авылдан икенчесенә күчеп йөриләр. Аннары, аларны ачлык йорт хайваннарына һөҗүм итәргә мәҗбүрили. Көзләрен төлкеләр басуларда йөреп тукланса, әле кырларга юл ябык. Шуңа алар булдыралганча үзләренә азык хәстәрли, тавык һәм чебиләрне аулый”, – ди ветстанция начальнигы.
И.Гәрәев сүзләренчә, Чишмә районында ау сезонында 100гә якын төлке аталар, әмма ихаталарга һөҗүм итүләр кимеми шул.
“Җирле халык кош-кортны корсак – дала төлкесе – талый дигән фикердә. Алар 1990-2000 елларда Ырынбур һәм Казахстан далаларыннан монда күчеп килгән, моңарчы алар бездә яшәмәгән. Тик кешеләр төшереп алган фотосурәткә караганда мин бу җәнлекне төлке дип исәплим, әле аның кышкы туны гына юк. Җәен алар гадәттә шундый ямьсез була”, – ди Илшат Гәрәев.