Яфраклары коелмасын дисәң
Еш кына себеркене кайнар су белән пешекләгәндә, яфраклары коела. Моны булдырмас өчен аны мунча керер алдыннан бер-ике сәгатькә салкын суга батырып куярга кирәк. Шул вакытта аның яфраклары ныгып, яңарып китә. Кыш көне мунчага керер алдыннан, себеркене карга күмеп торалар, аннары мунча ташы янында селкеп алалар. Шул очракта себерке яфраклары ачылып китә. Чабына торган себерке сыгылмалы булсын, ә яфраклары таралып бетмәсен өчен, аны целлофан пакетка төреп куярга кирәк. Моның өчен аны башта җылымса суда 10-15 минут җебетеп алыгыз һәм пакетка төреп куегыз. Кичен мунча керергә җыенасыз икән, моны иртәнге якта ук эшләргә кирәк. Көн буе пакетта торган себерке белән кичен мунчага барыгыз. Керү белән себеркене җылы суда чайкап алыгыз һәм кап-кайнар суга тыгыгыз. Аннан суын селкеп төшерегез һәм мунча ташы янында кыздырып алыгыз. Киптереп кенә түгел, туңдырып та була
Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк була икән. Тик аның да үз кагыйдәләре бар.
1.Туңдырасы себеркенең ботаклары җыеп алгач, бер тәүлектән дә артык көтеп ятарга тиеш түгел.
2.Җыелган ботакларны берничә сәгатькә салкын суга тыгып торсаң яхшырак.
3.Аннан соң алып чүпрәк өстенә җәеп киптерергә кирәк.
4.Кипкәч, себеркене бәйлиләр һәм чиста пакетка салалар. Ашамлык өчен тәгаенләнгән пленкага төрсәң дә була.
5.Әзер себеркеләрне туңыргычта башка әйберләрнең өстенә куеп саклыйлар, чөнки туң ботаклар аеруча тиз сынучан була.
Туң мунча себеркесен эретүнең дә үз тәртибе бар.
1.Себеркенең мунчага барырга 2-3 сәгать калгач кына эретәләр. Бер атна алдан алып куйсагыз, әрәм генә булыр.
2.Эрү процессы җайлап барсын өчен тәүдә себеркеләрне бер сәгатькә туңдыргычтан суыткычка күчереп торалар, аннан соң гына алалар. Кышын суыткычка куймый, тышка чыгарып торсагыз да ярый.
3.Берүк туңдыргычтан туры мунчага алып китмәгез, себеркегез җебеп төшәчәк.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Muncha-seberkese-hakinda-345778/