Эш шунда: ул Төяләс елгасында балык тоткан булган һәм кайсыдыр моментта елга буена утырып килгән машинасы юклыгын ачыклаган.
Полицейскийлар балыкчы “югалткан” машинаны шәһәр чатларының берсендә тапкан. Машина карагы исерек булып чыккан.
Соңрак ачыкланганча, 34 яшьлек ир пенсионер балык тоткан җирдән ерак түгел генә дус-ишләре белән кәеф-сафа корган. “Кырыклы” эчемлекләре беткәч, ир шәһәргә барып килергә уйлаган. Һәм якындагы автомобильгә утырып киткән. Дус-ишләре янына ашыкканда аны полицейскийлар тоткарлый да инде.
Машина бурын өй арестына утыртканнар. Җинаять эше кузгатылган. иң мөһиме – машинаны иясенә кайтарганнар.