Аю чикерткә йомшак, черемәгә бай, дымлы туфракны ярата. Бу корткыч түтәлләргә черемә белән кереп “кунаклый”. Шулай итеп, бу кортның я йомыркасын, я үзен бакчабызга кертәбез. Аю чикерткәнең үзенчәлеге шуда — күпчелек вакытын ул җир астында туннельләр казып үткәрә, йомырка салып яшерә. Җир өстенә төнлә чыга.
Күзгә бик күренеп бармаган бу корткычка каршы көрәшергә кирәк. Югыйсә, ул бәрәңге, чөгендер, кишер, кыяр кебек яшелчәләрнең уңышына шактый зыян китерә, яшь җимеш агачларының тамырын ашай.
Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы агрономы Айсылу Камалетдинова бу туймас бөҗәккә каршы көрәш ысуллары белән бүлешә:
- Аю чикерткә төрле бөҗәкләр һәм үсемлекләрнең татлы тамыры белән туҡлана. Тамырдан тыш, әлбәттә, җир астындагы яшелчәләрне кимерә, чәчәкләрнең тамырларын ашый. Яңа утыртылган алма, груша, чия, абрикос агачларының тамыры белән туклана. Корткычларның тешләре тамырларга үтмәгән чакта, алар бәләкәй бөҗәкләр белән туклана, орлыкларны ашый, сутлы, яшь тамырларга зыян сала. Бу корткычны җиңәр өчен җирне казып, буш пыяла банкалар тезеп утыртыгыз. Бөҗәк аңа төшсә, кире чыга алмаячак. Банкага су яки сыра салганда, тагы да яхшырак булыр.
Бакчагызга аю чикерткә зур зыян салса, химик чаралар кулланырга туры киләчәк. "Гром-Г", "Гризли", "Медветокс-Г", "Террадокс-Г", "Медвегон-Г", "Рембек", "Разряд-Г", "Рубеж-Г" дигән даруларны алып, кулланырга киңәш итәм.
Быел яңгырлар еш яугач, бакчаларда мондый бөҗәкләр күп. Уңышыгызны саклап калырга тырышыгыз!