Килеп туктаган җирдә үк юк-бар җиләккә алданмагыз. Башта урынын, "утравын" табыгыз, шунда гына җыегыз. Җиләк көтү йөргән җирдә күп була. Сыер тизәге җиләккә иң яхшы ашлама һәм үрчер өчен иң яхшы "транспорт". Печән биек җирдә җиләк эрерәк була. Печәнсез җирдә - вак һәм тиз кибүчән. Печәнне кул белән аерып карарга иренмәгез. Башын асылындырган җиләк печән арасына оста кача. Җиләкне тауга каршы җыеп менегез, тауга түбән түгел. Шул очракта җиләге дә яхшырак күренә, савытны тотарга да уңайлырак. Киң савыт кулланыгыз. Мәсәлән, кәстрүл чиләккә караганда яхшырак. Беренчедән, җиләге изелми. Икенчедән, таулы җирдә авып китми. Җиләкнең берсен дә авызыгызга капмагыз. Җыйганда берсен капсагыз, автоматик рәвештә иң эреләрен авызга салып барачаксыз. Киемегез ачык булмасын. Черки-кигәвенне куып торырга койрыгыгыз юк бит. Ә селтәнү җиләк җыюның тизлеген бермә-бер киметә. Җиләкне берәмләп түгел, сыдырып җыегыз. Чүпләрен өйдә араларсыз. Телефон алсагыз, аны замоклы яки төймәле кесәгә салыгыз. Төшеп калмадымы икән дип, даими тикшереп, вакыт уздырмагыз.