Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 июль 2020, 21:45

Салават Фәтхетдинов Инстаграмда язылучыларын аптыратуны дәвам итә.

Карантиннар, үзизоляцияләр татар эстрадасы мэтрын сәхнәдән мал арасына кертеп җибәрергә мәҗбүр булды дисәм һич ялгышмам. Менә инде иртә яздан алып без аның тиеннәре, фазаннары, сыерына һәм башка мал-туарына карап сокланабыз. Һәм сокланмый мөмкин дә түгел. Салават Зәкиевич җырларга ничек яратса, терлекләргә дә шулкадәр җылы мөнәсәбәттә

Менә кичә дә ул Инстаграмындагы видеоязмада тулыр-тулмас чиләк сөт күтәреп кайткан.
“Хөрмәтле җәмәгать, завферма эштән кайтты. Менә 4 көн буена шулчаклы сөт җыелды яңа кәҗәдән. Хәзер кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз. Рецептын җибәрербез, — ди җырчы.
Видеодан күренүенчә, җырчының тормыш иптәше Ләйсән ханым сыр ясый.
—Менә шундый идеаль, матур сыр килеп чыкты. Кемнең кәҗәсе бар, барыгызга да тәкъдим итәм, ясап карагыз, — ди ахырда Салават Зәкиевич, сыр тәмли-тәмли.
Хәер, сырның рецептын гына куярга оныткан. Анысын, бәлки, алдагы постында язар. Күзәтеп барырбыз...
Пост астында инде, гадәттәгечә комментарийлар тезелеп киткән. Бер подписчик: “Әлбәттә, Салават картаймый, чирләми. Гел натураль ризыклар ашагач. Ш-ә-ә-п, авыздан сулар килде!”, — дигән.

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: Инстаграм.
Фото: Видеодан скриншот.
Читайте нас: