Башкортстан якын арада урманнарны тергезүгә 211 миллион сум акча тотыначак. Бүлеп бирелген акча җиһазлар сатып алуга һәм урманнарны тергезү эшләрен башкаруга юнәлтеләчәк.
72 миллион сумга урман хуҗалыгы һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алынган да инде. Республиканың урман янгыннары үзәге өчен пилотсыз очу аппараты урманчыларга да, янгын сүндерүчеләргә дә ярдәмгә киләчәк.
Ә сез беләсезме?
Башкортстанда яшәүче һәр кеше даими рәвештә агачны бик түбән бәядән (базарныкыннан берничә тапкыр кимрәк) алу хокукына ия. Бу хакта махсус закон бар. Аңа ярашлы:
25 елга бер тапкыр йорт төзелешенә 150 кубометрга кадәр агач каралган.
15 елга бер тапкыр - йортны ремонтлауга 50 кубометрга кадәр.
5 елга бер тапкыр - 50 кубометрга кадәр агач, ишегалды корылмалары төзү өчен.
3 елга бер тапкыр - 15 кубометрга кадәр, ишегалды корылмаларын ремонтлау өчен.
Фото:https://ufa1.ru/