Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 июль 2020, 14:10

Әйдәгез, сабын эшлибез!

Соңгы айларда сабынга ихтирам бермә-бер артты. Кулларны бик еш юып торабыз. Бу бик дөрес. Ә өй шартларында бик яхшы сыек сабын эшләп булганын беләсезме?

Савытта кечкенә булып калган сабын кисәге белән юыну да уңайсыз, кайвакыт ташларга да жәл кебек. Шуңа кемнәрдер аларны җыеп та бара. Һәм бик дөрес эшли. Бу кисәкләрдән бер дигән сыек сабын эшләргә мөмкин.
Моның өчен сабын кисәкләрен кыргычтан чыгарабыз да аңа бераз лимон суты, глицерин кушабыз. Өстенә кайнап чыккан су коеп, болгатабыз һәм ике-өч көнгә “төнәтергә” калдырабыз.
Әзер сабынны дозаторлы савытка бушатабыз һәм рәхәтләнеп юынабыз.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Sabin-suda-yuk-bulmas-369254/
Фото: pixabay.com
Читайте нас: