Яшьләр никах турында килешергә кайткан булган.
Исегезгә төшерәбез: 22 июльдә көндез республиканың Аскын районында фаҗига булды. Анда Әмир авылында күпер аша үткәндә "Лада Приора" автомобиле суга төшеп китте. Су шунда ук салонга бәреп керә, пассажирларның чыгу мөмкинлеге булмый.
Республика дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, машина йөртүче тизлекне арттырган һәм юлның катлаулы участогында идарә итә алмаган.
Анда Ярмәкәй авылында яшәүче 32 яшьлек Ильвина һәм Әмир авылыннан 34 яшьлек Филүс һәлак булганнар. Хатынның туганнары сөйләвенчә, алар гашыйк пар булган һәм бу көнне Филүснең туган авылына никах турында килешергә кайткан.
Ильвинаның 11 яшьлек кызы һәм инвалид әнисе калган, алар иң якын кешесен югалтуны бик авыр кичерә...