Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 июль 2020, 00:30

Заворотнюкның хәле ничек?

Популяр актриса озак вакыт үлем белән көрәшә.

Анастасия Заворотнюкның хәле шактый яхшырды, һәм ул соңгы вакытта ниләр кичерүе турында сөйләргә әзер, дип хәбәр итәләр.

Әле озак вакытлар куркыныч чир белән көрәшүче популяр актриса телевидениедә зур интервьюга әзерләнә.

Ул авыру барышы, шулай ук нинди препаратлар белән дәвалануы турында сөйләячәк. Актриса табибларның аның чиренә карата фаразы турында да хәбәр итәргә тиеш.

Элегрәк Анастасия Заворотнюк тамашачылар белән аралаша алмады, чөнки ул бик хәлсез иде. Хәзер аңа җиңелрәк, һәм ул инде күптән дәваханәдән чыккан һәм гаиләсе белән яши.
Читайте нас: