Бу хәлдә булышлык итү үтенече белән егетнең сеңлесе Ольга төбәк башлыгының шәхси битенә язган. Коронавирус пандемиясе мәетне кайтаруны авырлаштыра, дигән ул.
"Санкт-Петербург тикшерүчесе коронавирус аркасында мәетне йөртергә рөхсәт ителмәячәк диде. Сездән аны өйгә алып кайтуда булышуыгызны сорыйм", - дип язган Кириллның туганы.
Кирилл белән нәрсә булганлыгы әлегә төгәл генә билгеле түгел. Ул төньяк башкаласына дустына кунакка киткән булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, егет биеклектән егылган.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Sankt-Peterburgta-F-yzi-Gaskarov-ansamble-solisti--lak-bulgan-384634/