Тәтешле хәбәрләре
-2 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 июль 2020, 17:20
10 яшьлек малай суга батучы машинадан үзен һәм әнисен коткарган
Красноярск краендагы Дремучая Падь авылында 10 яшьлек малай үзен һәм әнисен бата башлаган машинадан коткарган.
Бу хакта 27 июльдә ТВК телеканалы хәбәр итте.
Телеканал мәгълүматлары буенча, авария 25 июльдә булган. Mazda Familia автомобиленең водителе тар юлда идарәне югалта һәм машина буага чыгып оча. Руль артында — 38 яшьлек хатын, арткы утыргычта хәвефсезлек каешлары белән эләктерелгән улы утырган.
Малайның әнисе сүзләре буенча, алгы ишекләр автоматик рәвештә бикләнеп калгач, ул шок кичергән. Ә малай югалып калмый, ул арткы ишекне ача һәм бата башлаган машинадан башта үзе чыга, соңыннан әнисенә дә чыгарга булыша. Алар үзаллы ярга кадәр йөзгән, ә машина сулык төбенә, 5 метр тирәнлеккә төшеп киткән.
Малай сүзләре буенча, ул үзен герой дип санамый. Мин “бары тик әниемне коткардым”, ди ул. Ана кеше исә малайны беркем дә йөзәргә өйрәтмәде ди, мондый хәлләргә дә ул моңа кадәр очрамаган. Телеканалда сөйләүләренчә, гаилә якындагы авылга кадәр 4 километрга якын ара үтә, чөнки узгынчы машиналарның берсе дә туктамый, ә телефоннар инде, әлбәттә, суга баткан.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/10-yashlek-malay-suga-batuchi-mashinadan-zen--m-nisen-kotkargan-386476/
Фото: abw.by
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?