Дөрес, ди. Гузеева җәнҗаллы шоу эфирында 1 сентябрьдән пәйда булачак.
Күптән түгел "Дом-2" да яңа алып баручыга кастинг игълан ителгән иде. Ул үз теләге белән тамашаны калдырырга һәм проекттан китәргә карар иткән Андрей Черкасовны алыштырырга тиеш булачак, дип хәбәр ителә. Әмма аның урынына "Дом"нан Антон Беккужев китә.
Соңгысы Сейшель утрауларында ярдәм итәргә тиеш булган. Әмма аның йомшак характеры һәм тәҗрибәсезлеге аркасында, яшь кеше җәнҗаллы телетапшыруда катнашучылар арасында абруй казанмый.
Һәм менә шушы көннәрдә кастинг нәтиҗәләре билгеле булды. "Дом-2"ның яңа алып баручысы Лариса Гузеева булып чыкты. Ул "Әйдә, өйләнешәбез!" тапшыруын ун елдан артык алып бара. Нигә риза булганмы? Лариса Андреевнаны бик зур акча кызыктырган, диләр.
Фото: metronews.ru