Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 июль 2020, 15:20

Бездә гриппның яңа төре барлыкка киләчәк

Илнең баш санитар табибы Анна Попова көз ахыры-кышын яңа чир таралуы ихтимал дип белдерде.

Бу хакта ул Русия президенты Владимир Путин катнашлыгындагы киңәшмәдә әйтте.
Проблема шунда – гриппның бу төренә каршы халыкка прививка ясалмаган. “Сәламәтлек саклау буенча бөтендөнья оешмасы фаразларына ярашлы, безгә гриппның шундый вируслары киләчәк ки: безгә алардан узган елда да, аңардан алда да прививка ясалмады”, – ди Анна Попова.
Шуңа прививкалар ясатуга җитди карарга кирәк дип чакырды белгеч. “Ил халкының ким дигәндә 60 проценты иммунизация үтәргә тиеш, 75 проценттан артса – тагын да яхшы. Гражданнарга мөрәҗәгать итәм: бу мөмкинлекне быел кулланырга кирәк”, – дип кисәтте илнең баш санитар табибы.
Аның сүзләренчә, халыкка прививка ясау өчен 2 ай чамасы вакыт кала.
Әйткәндәй, белгечләр коронавирус инфекциясен өйрәнүне дә дәвам итә. Табиблар бу вирусның 281 төре өчен геномнарны билгеләгән.
“Тынычланырга бернинди нигез дә юк. Яңа сезонга әзерләнү өчен нибары ай ярым-ике ай вакыт бар”, – диде Анна Попова.
Читайте нас: