Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 август 2020, 12:14
Бу кешеләргә бозым салганнармы?
Нефтекама янында билгесез кешеләр фотолары сибелгән кырмыска күче тапканнар.
Нефтекама шәһәре янында гадәти булмаган кырмыска оясы табылган. Урман бөҗәкләре торагында билгесез кешеләрнең дистәләгән фотосурәтләре ята. Сыйфаты буенча фикер йөрткәндә, алар социаль челтәрләрдәге сурәтләрдән бастырылып алынган.
Янәшәдә вафли, ботка һәм, әрчелеп, икегә ярылган йомыркалар ята.
"Без гөмбә җыярга чыккан идек, шәһәрдән ерак китмәдек, менә шундый кырмыска оясына тап булдык. Бозымга охшаган", - ди биредә яшәүче Алинә.
Кайбер кешеләр моны борынгы «нарядка» йоласы ди. Кемдер бу ритуал кешене танымаслык итеп үзгәртергә сәләтле, дип ышана. Дөрес, моңа дәлилләр юк, әлбәттә.
Ритуалның асылы гади: кемнеңдер матурлыгын алырга теләгән кешеләрнең фотосурәтләрен кырмыска оясына китерә. Гадәттә, моны кызлар көндәшләренә бозым салу өчен эшли, диләр.
Кем баласы гөнаһ җыеп йөри икән инде...
"Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим". Шушы изге сүзләрне онытмасак, шайтан гамәле чебеннән дә кечерәк булып калачак, диелә изге Коръән Кәримдә. Бу очракта, кырмыскадан да.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Bu-keshel-rg-bozim-salgannarmi-392627/
Фото:
https://bash.news/
Читайте нас:
Новости партнеров
Электрон тәмәке тартыусылар иғтибарына!
Башкирская шаль стала официальным брендом Зианчуринского района Башкирии
Дүртөйле районы башлыгы МХО яугирләреннән сәлам җиткерде