Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 август 2020, 18:05

Күпердән суга сикергәннәр

Башкортстан сулыкларыннан узган атнада 4 кеше гәүдәләрен алып чыктылар. Бу хакта бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.

“Шулай ук Уфада күпердән елгага сикергән һәм Салаватта суга батучыларның гәүдәләрен эзләү эшләре оештырылган”, — дип өстәде ул.
Үткән атнада коткаручылар судан 7 кешене коткару бәхетенә ирешкән.
Моңа кадәр ике атна элек су кергәндә 15 кеше батып үлгән иде. Июль башыннан алып суда 40 кеше гомере өзелсә, соңрак тагы 35 кеше бу күңелсез статистиканы тулыландырды. Су корбаннарының 70 проценттан артыграгы — ирләр. Судагы фаҗигаләрнең сәбәпләре арасында — чамадан тыш эсселек, алкоголь эчү, махсуслаштырылмаган урыннарда су керү һәм балаларны караучысыз калдыру.
Читайте нас: