Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 август 2020, 17:15

Мөгез чыгарырга булганнар

Ришат Төхвәтуллин Элвин Грей белән очрашкан. Бу икәү “мөгез чыгарырга” булган.

«Без Элвин Грей белән бер-беребезнең җырларын җырлап карарга булдык: ул минекен ( „Мәхәббәтем“), мин аныкын ( „Роза“). Болай гына, кызык өчен җырлап карадык. Шулай да бергә язган акустик версияне тәкъдим итәргә вакыт җитте!»– дип язды Ришат инстаграмында.
Соңыннан: «Яңа дуэт тыңларга телисезме?» - дип сорап та куйды. Әйтергә кирәк, тыңлаучылар әлегәчә бары тик мактау сүзләре генә язды...
Озайлы мәҗбүри яллардан соң тамашачыларны сәхнәдә ниләр көтәдер...
Чыганак һәм фото: intertat.tatar
Читайте нас: