Дәүләт билгесен урнаштыру урыны стандарт булмаган машиналар өчен билгеләр үзгәртелде. Күпләрегез күргәнегез бардыр Япония һәм кайбер Европа илләреннән китерелгән машиналарның дәүләт билгесе урнаштыру урыны кечкенә һәм безнең номерлар анда сыймый. Яңа стандартлар буенча мотоцикллар өчен билгеләр дә кечерәйтелде. Моннан тыш, мопедлар, шулай ук спорт һәм ретро машиналарның да үз билгеләре булачак. Дәүләт билгеләрен саклау элементларына да таләпләр өстәлде. Яңа номерлар тиешле регламент расланганнан соң кулланышка чыгарылачак.