Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2020, 23:30

Эссе көннәр тагы булырмы?

Гисметео мәгълүматлары буенча, алдагы атнада республика территориясендә салкынча булмакчы.

Яңгырлар, койма яңгырлар, яшен, аерым районнарда боз явуы да фаразлана. Чәршәмбегә, 12 августка кояш чыгар дип көтелә, әмма явм-төшем ихтималлыгы сакланачак. Һава температурасы көндез +18 ... +22 градус җылы булачак, төнлә +10 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлыйлар белгечләр.

Шундый ук һава торышы 17-23 август атнасында да сакланачак.
Һава температурасы 20 августларда күтәрелә башлаячак. +24 градус җылы булмакчы, диләр синоптиклар. Кыска вакытлы койма яңгырлы, август ахырының климатик нормаларына туры килгән һава торышы көтелә.
Фото: ufatoday.ru
Читайте нас: