Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 август 2020, 16:40

Шундый куркыныч сәлам калдырып киткәннәр

Гафури районының Ибраһим авылындагы кибет алдындагы карачкы, чыннан да, куркуга сала.

Гафури районының Ибраһим авылында билгесез кешеләр биредәге эшкуар гаиләсенә коточкыч хәбәр калдырган. Аның кибете янында алар карачкы элгән, аңа «Абелгузины» дип язылган табличка беркетелгән. Бу - биредә яшәүче эшкуар һәм аның туганнарының фамилиясе.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, бу хәл 9 августка каршы төндә булган.

"Кибет хуҗасы нинди начарлык эшләгән? Көндәшлек! Бу авылда тагын 2 кибет бар. Аларны тотучылар эшеме бу, әллә биредә яшәүче тагын берәрсенекеме?" – дип язган әлеге фотоны социаль челтәргә куйган кеше.

Көндәшлек дип, кешелеклекне югалтмаска иде...

Читайте нас: