4 августта 86 яшьлек Кэтлин Аткинс үпкә яман шешеннән интеккән 90 яшьлек иренең үлгәнен белә. Кэтлин ире белән янәшә кроватька ята да берничә минуттан үзе дә гүр иясе була. Туганнары сүзләре буенча, Кэтлин бермәл: “Мин аның үлемен кичерә алмаячакмын”, — дигән.
“Әнием сеңлемә ялгыз яшәвен күз алдына китерә алмавын сөйләгән”, — дигән Аткинсның улы журналистларга.
Аткинслар 70 ел бергә гомер кичергән. Алар 4 бала тәрбияләп үстергән. Ричардта ике ел элек яман шеш авыруы табалар. Әмма диагнозына карамастан, ул эшләвен дәвам иткән. Июльдә аны дәваханәгә салганнар. Августта исә ул Кэтлин белән туй көнен билгеләр өчен аны өйгә кайтаруларын үтенә. Өйдә Ричардның хәле начарайганда янында кызы була. Нәкъ ул әти-әнисенең якты дөньядан берьюлы китүләренә шаһит була.