Тәтешле хәбәрләре
-1 °С
Кар
Telegram
VK
Антитеррор
Телефоны доверия
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 август 2020, 18:15
Коръән мәҗлесендә аш ни өчен тәмле була?
Коръән мәҗлесе оештырганда пешерелгән ашның аеруча ләззәтле һәм сихәтле булуын күпләр сизәдер. Көннәрдән бер көнне бер мәҗлескә җыелган әбиләр әнә шундый ашны мактарга керешкән: “Шулпасы бигрәк тәмле булган, токмачың бигрәк килешкән”...
Әбиләрнең кат-кат “тәмле” дигән мактау сүзләрен тыңлап утырган алты-җиде яшьләрдәге малай болай дип өстәгән: “Кәнишне тәмле, анда бит әллә күпме “Бисмилләәһ” йөзә!”
Иманлы хатын-кызлар ризык әзерләгәндә таһәрәт алып, изге ният белән ризык әзерләсә, “Бисмилләәһ” сүзен күбрәк әйтсә, бу ризык тәмле генә түгел, хәтта шифалыга әйләнә, авыруларга сихәт була.
Фатыйма Фаткуллина, "Ихлас" мәчете, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
Фото:
tokaevo.ucoz.ru
omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас:
Новости партнеров
Был стипендия кемдәргә түләнә?
На уровне молекул
Яңа елда пособиеләр күпмегә артачак?