- Әти кеше буларак, авыр булдымы?, - дип сораган аннан "Шәһри Казан" хәбәрчесе.
– Бу көтелә торган хәл иде. Әле бүген түгел, иртәгә дә түгел кебек тоела. Кыз яшь әле, киләчәктә булыр, дип уйлыйсың. Кинәт кенә килеп җитә торган мизгел икән. Әти буларак, кыз бала вакытында урнашырга тиеш, дип саныйм. Әлбәттә инде, үз тиңен тапкан очракта. Булачак кияүне күргәч тә, аның тормышка карашы, үз-үзен тотышына игътибар иттем. Дус булып йөргәндә дә алар бер-берсен тулыландырып тора иде. Тормышка карашлары, уйлары бер. Кызымның шундый шәп егеткә кияүгә чыгуына сөенәм. Шәп дип әйтәм, бүгенгә әле шулай, киләчәктә ни буласын Ходай күрсәтер. Җиң сызганып, тормыш юлына басканнарына бик шатмын. Җәмгыятькә файдалы, кирәкле кешеләр булып яшәсеннәр иде.
– Гөлназ бит әле бик яшь…
– Яшь дип, 22 яшь кыз бала өчен кияүгә чыга торган вакыт дип уйлыйм. Аннан сайлана башлыйлар: монысының борыны, тегесенең колагы ошамый башлый. Әгәр дә үз кешесен тапкан икән, нигә сузарга? Тормыш бик кыска, үтә дә китә. Шуңа да бу очракта кызым өчен шатмын.
- Андый егетләр белән йөрмә, мондыйларын сайла, дип киңәш бирә идегезме?
– Кызым беркайчан да байлыкка, бай егетләр белән йөрергә кызыкмады. Моның белән горурланам. Шул ягы белән үземә охшаган ул. Үзе эшләп таба, үзе тырышып эшли. Тормышка тизрәк яраклашып, үзләре тормыш итә башлау яхшырак.
Фото: tatar-today.ru