Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына буенча, Лукашенко өчен сайлаучыларның 80, 23 проценты тавыш биргән. Аның көндәше, оппозицион кандидат Светлана Тихановская 9,90 процент тавыш җыйган. Тихановская сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде. Ул икенче көнне үк, эзәрлекләүләрдән качып, илдән чыгып киткән.
Әлбәттә, Белоруссиядә үткән сайлауларга карашлар капма-каршылыклы. Күп мәгълүмат чаралары, аеруча интернет-ресурслар, Белоруссия гражданнары гамәлдәге президентның җиңүенә, аның алтынчы срокка калуына, ягъни 1994 елдан алып алыштыргысыз рәвештә Белоруссия белән җитәкчелек итүенә, һаман ышанып бетә алмый дип шаулыйлар. Аларга карасаң, тавыш бирү тәмамлану белән кичтән киңкүләмле протестлар барган. Чуалышларда махсус техникалар, сызгыручы гранаталар кулланылган, резина пулялар атканнар, урамнарга махсус тәгаенләнеш отрядлары чыгарылган. 3 мең кеше кулга алынган, дистәләрчә кеше каза күргән.
Александр Лукашенко үзе Белоруссиядә президент сайлаулары бәйрәм төсендә үтте, әмма кемнәрнеңдер бу бәйрәмне бозасы килде дип белдерде.
Лукашенко сайлау бәйрәм төсендә үтте дип белдерсә дә, Белоруссиядәге президент сайлаулары дөнья күләмендә дә капма-каршылыклы фикерләр тудырды.Үзләрен демократия сөюче дип атаган илләр, мәсәлән, Кушма Штатлар, Евросоюз, әгәр Белоруссиядә демократиягә һөҗүм ясаулар дәвам итсә, АКШ белән Европа Лукашенко белән аның ярдәмчеләренә карата яңадан санкцияләр кабул итүе мөмкин дип белдерде. Вашингтон Белоруссиядә протестка чыгучыларга карата көч куллануны һәм интернетны бикләп куюны кискен тәнкыйтьләп чыкты. АКШ дәүләт секретаре Майкл Помпео Белоруссиядәге президент сайлауларын ирексез һәм гаделсез дип атады.
Русия һәм дөньяның тагын берничә президентлары Белоруссия шәһәрләрендәге протестларны Көнбатыш тарафыннан оештырылган фетнә дип санавын белдерде.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Saylaudan-so-gauga-tugan-409188/