Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 август 2020, 17:25

Чара яшь урманчыларны җыячак

Үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү бу темага багышланган һәр чарада күз уңында тотыла.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Агымдагы елның 30 ноябреннән 4 декабренә кадәр Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык яшь урманчыларның халыкара конкурсын уздырачак. Анда 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшь урманчылар - табигатьне саклау һәм урман хуҗалыгы юнәлешендәге мәгариф учреждениеләре укучылары катнашачак. Быел бу чара онлайн-форматта узачак. - Әлеге конкурс яшьләрнең игътибарын бөтен дөньяда урманнарны саклау проблемасына җәлеп итәргә ярдәм итә. Ул үсеп килүче буынга урман экологиясе, урманчылык, урманнарны саклау һәм яклау өлкәсендә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә, - ди Русиянең табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко. Конкурс шулай ук төрле илләр яшьләренең табигатьтән рациональ файдалану, биотөрлелекне саклау, урман экосистемаларына кеше эшчәнлеге йогынтысын бәяләү өлкәсендә тикшеренү эшчәнлегенә ярдәм итәргә тиеш. Оештыручылар фикеренчә, чара эш башлаучы экологларга һәм урманчыларга урманнан файдалану һәм урман хуҗалыгы практикасын үзләштерүдә тәҗрибә тупларга, катнашучыларга урман-экология белемнәре һәм тәҗрибәсе белән алмашырга мөмкинлек бирәчәк. Ел саен халыкара чарада Азия, Африка, Европа, Төньяк һәм Көньяк Америка илләреннән вәкилләр катнаша. Конкурста һәр илдән икешәр вәкил катнаша алачак. Русияне юниорларның “Үсенте” Бөтенрусия урман конкурсында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк. Аңа быел июньдә йомгак ясалды. Конкурста өч юнәлеш буенча катнашырга мөмкин: “Урманны өйрәнү һәм урман үстерү”, “Урман хайваннары экологиясе”, “Урман үсемлекләре экологиясе”. Чарада катнашуга гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге чара "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруны тагын да активлаштырырга булышлык итәчәк.
Фото: forest.bashkortostan.ru
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: