Тик проблемалары инде менә ничә ел хәл ителә алмый. Палаткалар белән килеп урнашкач, баштагы ике атнасында гына монда "кунаклар" булган. Алар янына төрле өлкәдә эшләүче түрәләр, Республиканың Кеше хокуклары буенча Совет әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре килеп, лагерьны ябуларын үтенгәннәр.
Игорь Ворончихин, "Миловский парк"ның алданган өлешчесе:
«Без 16 июньдә монда килеп урнаштык. Ике атнадан Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү булды. Шуннан соң шау-шу тынды инде, гомумән, безгә килүдән туктадылар», - дигән.
Өлешчеләр провокацияләрсез дә булмады, диләр. Бервакыт алар янына билгесез кешеләр килеп, янәшәдә палаткалар тезгәннәр. Ә аннары журналистлары чакырып, лагерьда яшәгәннәре өчен аларга акча түләнүе турында сөйләгәннәр.
Игорь Ворончин, алданган өлешче:
«Ул кешеләр бер төн өчен 5әр мең сум акча түләнәчәк, дип интервью бирделәр, тик менә акча әлегә күренми, шуның өчен кәефебез кырылды әле, дип сөйләгәннәр. Шуңа күрә ул көннән без лагерьны койма белән әйләндереп алырга булдык. Безгә кушылырга теләгән кеше "Миловка паркы" белән килешү күчермәсен күрсәтергә тиеш. Менә шулай, дөреслек өчен көрәшү һич җиңел түгел", - дигән ул.
Суыклар башланса да таралышмыйбыз, көрәшәчәкбез, чөнки безгә түләнгән фатирларыбыз кирәк, дигәннәр.