Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2020, 00:25

Гүзәл декретка китәрме?

Пандемия аркасында концертлар тукталгач, артистлар хәзер социаль челтәрләрдә ешрак күренә башлады. Берүләре җыр яздыру, клип төшерү өстендә эшли, икенчеләре авылда, яисә бакчасында ял итә, ә кайберләре, аеруча яшьләр, блогер эшенә,эшкуарлыкка кереп китте. Гүзәл Уразованың да “сетевой бизнесы”яхшы бара. Яңарак кибет ачуы турында ул Инстаграмында видео урнаштырган иде. Тик язылучыларының күңелен кибете түгел, ә кыяфәте җәлеп иткән. Гәүдәсендә иркен утырган зәңгәр күлмәге эчен бераз түгәрәкләтеп күрсәтә. Халык моны шундук сизгән.

”Соңгы вакытта нишләп үзгәрде әле бу матур хатын дип уйлап тора идем. Хикмәте бар икән!”, “Карантин ярады, бәби көтәләр, кибет ачалар, мәш килә блогерлар”, “Гүзәл, бу күлмәгең килешми, әллә нинди олы, таза итеп күрсәтә үзегезне, честное слово”, “Кыш көне Гүзәлне декретка җибәргән идегез, хәзер тагынмы?”, “Афәрин! 4 бала! Җырлап та йөрергә, бизнес та алып барырга, бала да табарга ничек җитешәсез ул? дип инстадуслары аптырап комментарийлар язган.
Кеше сүзе кеше үтерә дип юкка әйтмиләр инде, җәмәгать, Артист үзенең авырга калуы яки бала алып кайтырга теләве турында бер сүз дә әйтмәде әле, инде менә 4нче бәбиен “таптырып” та куйдылар. Алай дисәң, Ландыш Нигъмәтҗанованың да дүртенчегә бәби көтүен беренче айларыннан ук сизделәр бит әле...
Читайте нас: