Бу предприятиеләрнең гомум җитештерүчәнлеге 200 мең тоннадан артык. Белгечләр һәм экспертлар фикеренчә, быел республика, дөньякүләм шикәр экспорты буенча җиденче урынны алачак. Бу ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.