Аның югалу нечкәлекләре билгеле булды. Хатын 12 августта ук юкка чыккан. Шуннан бирле аның турында бернинди хәбәр дә юк.
Еленаның апасы Дарья "Комсомолка"га сөйләгәнчә, 11 августта кич белән Елена үзе яшәгән йортта дус кызында булган. Төн уртасында ул өенә кайтып китә, ләкин фатирына барып җитми.
- Социаль челтәрдә ул соңгы тапкыр югалган көнне 00:15 сәгатьтә булды. Без тиз генә полициягә әйтмәдек, чөнки аның ике-өч көнгә югала торган гадәте бар иде. Ә хәзер инде бер атна үтте, эзләүгә игълан иттеләр, - ди Дарья.
Өйдә Еленаны ике бала көтә - 7 яшьлек кызы һәм 14 яшьлек улы, ул кичә әнисез туган көнен билгеләп үткән. Туганнары сүзләренә караганда, әнисе булмаганга бик кайгырган һәм борчылган. Еленаның балалары әбисе һәм бабасы карамагында, аның ире юк.
Хәзер хатынны эзләү белән "Отклик" оешмасы волонтерлары һәм полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.