Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 август 2020, 22:15

Матурлык һәм сәләт бәйгесе дәвам итә

Мәскәүдә "Татар кызы- 2020" бәйгесенең төбәк өлеше үтте.

Конкурска гариза тапшырган дүрт дистә кызның егермесе беренче турны үтте. Финалга жюри 8 туташны сайлап алды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, ике туташ җиңүче дип табылды. Арытаба Динә Абдуллина - Мәскәүне, ә Гөлмәрьям Смирнова Мәскәү өлкәсе данын яклаячак. Динәгә 19 яшь. Ул - Кукмара районыннан. Гөлмәрьям - Мамадыштан. Аңа 23 яшь. Алар икесе дә Мәскәүдә белем ала. Шушы чибәр һәм сәләтле ике туташ Үзбәкстанда узачак "Татар кызы-2020" Халыкара матурлык һәм сәләт бәйгесендә Мәскәү кызлары исеменнән чыгыш ясаячак.
Читайте нас: