Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева ТНВ каналына интервью биргән. Телевиор караучылар аны бүген иртән манзара кылды. Бу хакта каналның инстаграмдагы сәхифәсендә дә хәбәр бар.
«Усал дисәләр дә, усал түгел мин. Ләкин төнлә өйгә керә башласалар, балтам бар», — ди Хәмдүнә апа һәм баскыч астыннан кызыл саплы балта тартып чыгара.
«Себердәге тайгада Агафья бар, монда Казанда урманда Хәмдүнә бар. Борыч та бар. Килеп кергән кеше булса, күзенә кызыл борыч сибәм», — ди ул.
Хәмдүнә апа яшьлек хатирәләрен дә яңарта. «Мин артистлар тирәлеген белми идем. Теләсә ничек мыскыл итә башладылар, мин каршы торырга керештем. Бер-ике музыкантны да кыйнадым. Исемен әйтмим — бер әйдәп баручы артистны да тибеп очырдым. Илһам абый төркемендә эшләгәндә шикаять тә яздылар», — дип искә ала җырчы.