Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 август 2020, 23:30

Биш балалы гаиләләргә - автомобиль?

Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка шундый тәкъдим белән депутат Иван Сухарев мөрәҗәгать иткән.

Иван Сухарев ассызыклавынча, күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү дәүләтнең төп бурычларының берсе булырга тиеш. Транспорт сатып алу өчен мондый гаиләләрнең күпчелеге акча җиткерә алмый.
- Бишенче бала дөньяга килгәч, гаиләне бер тапкыр үз илебездә чыккан автомобиль белән тәэмин итү мәсьәләсен каравыгызны сорыйбыз. Бу ярдәм федераль казна исәбенә күрсәтелсен иде. Кайбер очраклардагы кебек, балаларның берәрсе 18 яшькә җитү сәбәпле, гаилә әлеге ярдәмнән колак какмавын да искә алу зарур, - ди депутат.
Элегрәк Сухарев өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләрнең еллык отпускысын 35 көнгә җиткерү тәкъдиме белән чыккан иде.
Фото: tvernews.ru
Читайте нас: