Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 август 2020, 16:10

Миңа дәүләт ярдәме тиешме?

— Минем беренче балам туды, аның әтисе белән язылышмаганбыз, ләкин бергә яшибез. Ул беренче хатыны белән аерылышкан, уртак балалары бар. Ул әнисе белән яши. Бу очракта мин дәүләт ярдәменә исәп тота аламмы?Регина СӘЛИМОВА.

— Тәүге баласы шушы елның гыйнварыннан соң туган яисә уллыкка алынган барлык гаиләләр дә 466 617 сум күләмендә ана капиталы алырга хокуклы.
Сез шушы категориягә керсәгез, ана капиталы алачаксыз. Әгәр дә балагыз шушы елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, ана капиталын икенче бала туганнан (уллыкка алынганнан) соң алачаксыз. Ирнең башка никахтан туган балаларының ана капиталы алуга катнашы юк.
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: