Ул туганнары белән гөмбә җыярга килгән һәм, мавыгып китеп гаиләсеннән аерылган, адашкан. Билгеләнгән вакытка алдан сөйләшенгән урынга хатын килмәгәч, аның куркышып беткән туганнары коткаручыларга мөрәҗәгать итә.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәткәрләре, туганнары, авыл халкы тиз арада әбекәйне эзли башлый.
"Иртән аны табалар. Ул бик өшегән, һәм урманда төн кунудан бик курыккан булган", - диләр коткаручылар.