Чынында исә алдан билгеләнгән процедурага ярашлы муниципалитет башлыгы отставкасын (аны вазифага куюны да) депутатлар хәл итә. “Башинформ”га Ишембай районы депутатлар советында аңлатуларынча, әлеге моментка район советы рәисе тарафыннан чираттан тыш җыелыш үткәрү хакында күрсәтмә булмаган.
Ә менә агентлыкның шәхси чыганаклары чыннан да түрәнең эшеннән китүе мөмкин хәл, ди.
Район башлыгы үзе отставкасы хакындагы мәгълүматны кире какты.
Азамат Абдрахманов Куштаудагы вакыйгалардан соң Ишембай районы халкының бик нык ачуын кабартты. Интернет челтәрендә таралган видеоязмаларда тау битендәге конфликт вакытында аның ямьсез итеп кычкыруын, аты-юлы белән сүгенүен республика гына түгел, бөтен Русия халкы күреп шаккатты.