Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 август 2020, 11:30

"Аерылышу - тормышымда иң зур һәлакәт булды"

Радий Хәбиров ТАСС агентлыгы өчен биргән интервьюсында беренче хатыны белән аерылышуы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан.

Гаилә кыйммәтләрен югары бәяләүче кеше буларак, Радий Хәбиров бу чорны бик авыр кичерүе турында сөйләгән. Беренче хатыны белән аерылышуын ул "тормышындагы иң зур һәлакәт" дип атый. Сүз Лариса Лукьянова белән никахлары турында бара. Аның белән Радий Фәрит улы 1987 елдан башлап 2013 елга кадәр бергә гомер иткәннәр. Гаиләдә ике кыз - Светлана Хәбирова-Грандволь һәм Рита Хәбирова туган.
Радий Хәбиров булачак хатыны Каринэне очраткач кына аерылышу газапларыннан котылып, күңеленә юаныч һәм җанына тынычлык таба алуын сөйләгән.
"...Шуңа күрә мин язмышыма һәм Ходайга рәхмәтлемен, ул миңа икенче тапкыр шанс бирде һәм, мөгаен, бәхетле булу өчен бу минем өчен бердәнбер шанс булгандыр", дигән ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың беренче ледие Каринэ Хәбирова шулай ук аерылышу газаплары аша үткән, шуңа күрә Хәбиров әлеге мәхәббәт белән сугарылган мөнәсәбәтләрен авырлыклар аша бирелгән бәхет дип саный. Аның сүзләренә караганда, Каринэ белән алар икесе ике төрле характердалар, кызыксынулары да төрле һәм эшләре дә.
Әйткәндәй, беренче леди тормыш иптәшеннән 18 яшькә кечерәк, белеме буенча — табиб һәм ул хәйриячелек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта, Хәбиров, икесе арасындагы гадәти булмаган якынлык һәм йөрәкләренең бер булып тибүе бербөтен итә, һәм шуңа да "миңа аның белән бик җиңел", ди тормыш иптәше турында.
Читайте нас: